Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү көнендә Баулы районында искиткеч вакыйга булды. Илүсә Вәсил кызы үзенең юбилее көнендә кыз бала тудырды. Күптән көтелгән кызы Альберт һәм Илүсә Сәетовлар гаиләсенә күп балалы статус бүләк итте. Нәнинең абыйлары тугыз яшьлек Аяз һәм җиде яшьлек Рияз сеңлеләре тууга бик шат.
Бала тудыру йортында яшь әнине район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ильмира Илдус кызы Хөснуллина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Сирена Тимерхан кызы Мөрсәлимова, баш табиб урынбасары Әлфия Шамил кызы Макаримова котладылар. Илүсә Вәсил кызы бала тудыру бүлегенең барлык персоналына һөнәри осталыклары һәм игелекле мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерде.