Андреевлар гаиләсе – тырыш, бердәм, дус, үрнәк булырдай гаилә. 47 ел иңне-иңгә куеп тормыш юлыннан бергә атлыйлар. Владимир Иван улы и Флюра Зиннәт кызы бик абруйлы, авыл халкының хормәтен яулап Лесхоз авылында гомер кичерәләр. Балалары да әти-әниләрен зурлап, хөрмәтләп әлеге авылда яши. Аларның һәрберсенең үз гаиләсе.
Әлеге бәйрәм көнендә Саба районы башлыгы Рәис Нургалиевич Миннеханов Андреевлар гаиләсен тәбрикләп медальне тапшырды.