2021 елның 17 декабрь аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 2100 бала туу турында акт теркәлде.
2021 елның 18 декабрендә, тантаналар бүлегенең әйдәп баручы белгече Имамиева Альмира, булачак яшь парлар өчен Түбән Кама никахлашу сарае бинасы буйлап экскурсия үткәрде. Язылышу тантанасының ничек узачагы турында бер пар мисалында нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләде.
Чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез – ГХАТ органнары хезмәткәрләре көне белән барлык хезмәттәшләребезне котлыйбыз! Гасырлык тарихы булган, хезмәткәрләрнең эш сыйфатын һәм алар тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән күп кенә үзгәртеп корулар кичергән тармак хәзерге вакытта борынгы артефактлар һәм заманча технологияләр тупланмасы булып тора.
2021 елның 17 декабрендә Казанда Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы узды. Балык Бистәсе муниципаль районы командасын - Олы Кульга авыл җирлеге башлыгы Терентьев Евгений, икътисад бүлеге начальнигы Хәкимуллин Айрат, ЗАГС бүлеге баш белгече Садреева Марина, Балтач авыл җирлеге секретаре Зыятдинова Эльмира тәкъдим итте.
18 декабря отмечается профессиональный праздник работников органов ЗАГС. В 2021 году службе исполняется 104 года.
2021 ел ахырына якынлаша. Нәтиҗәләр ясарга, узып баручы елның мөһим вакыйгаларын искә алырга һәм бәйрәмгә әзерләнә башларга вакыт. Яңа ел тулыланачак гаиләләр өчен аеруча тылсымлы ел булачак – чөнки алда аларны сабыйның туган могҗизасы көтә.
Бүген безнең никахлашу сараенда Яңа ел алды акциясе «хәйләкәр Яңа ел» старт алды. Булачак яшь парлар, фантазияләрен күрсәтеп, үз куллары белән Яңа ел бизәге ясадылар.
Кадерле дуслар!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы гражданлык хәле актларын теркәү органнары хезмәткәре көне белән котлыйм.
Инсан Миргалеевич һәм Сәвия Гаязовна 50 ел дәверендә бер-берсенә терәк булып, бер-берсен хөрмәт итеп тормыш итәләр. Арча районы хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А.М., район ветераннар советы җитәкчесе Хәмидуллина Р.Ш., иҗтимагый совет рәисе, Арча районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Мифтахетдинова Н.Р. һәм муниципаль берәмлек "Арча шәһәре" башлыгы урынбасары, Арча шәһәре Советы рәисе урынбасары Нигъмәтҗанова Г.Х. юбилярларны бәйрәм белән котладылар.
16 декабрь көнне, шәһәрнең 240 еллыгын бәйрәм итү елында, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 8 яшь бөгелмәлегә тантаналы рәвештә Россия Федерациясе гражданы паспортлары тапшырылды.