Мамадыш районы ГХАТ бүлеге территориясе кышкы әкияткә чумды

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

Ел саен клиентарны һәм барлык үтеп баручыларны Мамадыш районы ГХАТ булеге хезмәткәрләре куллары белән ясалган матур кар сыннары каршы ала. Быелгы кар сыннары да куз явы алырлык булды. Халыкта яратылып өлгергән «LOVE IS…» сериясеннән гашыйк пар үтеп баручыларга кайнар мәхәббәт теләп тора. Кулларында зур йөрәк, йөрәктә һәркем үзенчә дәвам итә алган «Мәхәббәт ул...» җөмләсе.

Европа стилендә бизәндерелгән наратлар, күз явын уенчыклар белән төренгән купшы чыршы һәм әкияти фотозона – шәһәрдәшләрнең истәлеккә фотога төшү өчен иң популяр урынга әйләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International