Агымдагы елның ахыргы көннәре үтеп бара. Бар кеше дә тәмамланмаган эшләрен башкарырга тырыша, әмма арада Яңа елга кадәр яңа планнар корып, 2022 нче елга яңа адымнар белән атларга теләүчеләр дә бар. Алар арасында елның соңгы аенда язылышкан парларны кертергә мөмкиндер, мөгаен. Декабрь ае Мамадыш районына 8 яңа гаилә бүләк итте. Тагын ике пар курантлар сукканчы язылырыга җитешәчәк. Шулай итеп, мамадыш районы ГХАТ бүлеге елны язылышу турында 180 акт белән тәмамларга җыена.
Әйтергә кирәк, гыйнвар аена уннан артык гариза тапшырылган. Беренче язылышу тантанасы Яңа2022 нче елның сигезенче көненә билгеләнгән.