Баулы муниципаль районында 2021 елның соңгы парлары

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

Баулы муниципаль районының ГХАТ бүлегендә узып баручы елның соңгы парларың никахлары теркәлде. Бу салкын кояшлы көнне Ренат һәм Оксана Мәсгутовлар, Ильмир һәм Рәзилә Гафиятуллиннар гаиләләре туды. Бу көнне яшь парлар гаилә кору белән генә түгел, яңа ел белән дә котлаулар кабул иттеләр.

Үтеп баручы 2021 елда гаилә корган 135 парның һәрберсенә бәхет, сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International