28 декабрьдә бөгелмәлеләр Николай Карнеевич һәм Тамара Кирилловна Коленченколар бриллиант юбилейларын билгеләп үттеләр. Менә 60 ел инде ир белән хатын тормыштан кулга-кул тотынышып, балалары һәм оныклары өчен үрнәк булып яшиләр. Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре юбилярларны җылы котладылар, мактаулы таныклык һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсеннән китапның бүләк нөсхәсен тапшырдылар. Традиция буенча, юбилярлар Бөгелмә шәһәренең Мактаулы гаиләләре китабына үз имзаларын куйдылар.