Бөгелмә районында декабрь туйлары

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

Салкын һәм кар булуга карамастан, кыш көне узучы туйлар үзләренең аерым бер үзенчәлегенә ия. Декабрь аенда узучы туй яшьләргә иминлек, бәхетле тормыш һәм күп кенә күңелле сюрпризлар алып килер дип санала.
Декабрь ае Бөгелмә районына 43 яңа гаилә бүләк итте. Шуларның 15е — милләтара. 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, никахлар саны бер ярым тапкырга арткан.
Бу айда барлыкка килгән гаиләләр нык булсын, ә ир белән хатын арасындагы мәхәббәт картлыкка кадәр сүнмәсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International