Әлмәт шәһәрендә 18 пар игезәк балалар тууы теркәлде

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

2021 елның 28 декабрь аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 18 пар игезәк балалар тууы теркәлде.

Бу шатлыклы вакыйга Чатуров Олег Сергей улы һәм Татьяна Александр кызы, гаиләсендә булды. Яңа туган сабыйга Ярослав һәм Арина, исемнәре кушылды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар тапшырдылар.

Чын күңелдән балалар тууы белән котлыйбыз. Сабыйларга сәламәтлек һәм иминлек, бәхетле язмышлар телибез.

Йортларыгызда һәрвакыт зур бәхет һәм күңелле көннәр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International