29 декабрь көнне Бөгелмә районы Кодаш авылында яшәүче Әкрам Минхан улы һәм Гөлсинә Ихсан кызы Мияссаровлар бергә гомер итүләренең алтын юбилеен билгеләп үттеләр. Юбилярларны Бөгелмә районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов котлады, ул гаиләгә Бөгелмә шәһәренең Мактау билгесен, район башлыгы Линар Закиров исеменнән Рәхмәт хаты һәм чәчәкләр тапшырды.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Демченко юбилярларга юбилей таныклыгын һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе китабының бүләк нөсхәсен тапшырды.