ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Һәр пар туй өчен истәлекле көнне аерым бер дулкынлану белән сайлый. Берәүләр «шәхси» датага туктый. Башкалар матур даталар сайлый. 2022 елның 22 феврале шундый матур даталарның берсе.

Галиәкберовлар һәм Молоствовлар беренче гаилә документын - никахлашу турындагы таныклыкны алдылар. Булачак ир белән хатын бу датаны алдан ук планлаштырганнар - 22.02.22 ел, туй тыйнак кына теркәлгән. Аларның никахларын теркәүнең бу «матур» датасы уртак тормышлары кебек үк алар өчен дә бәхетле булыр дип ышаналар алар. Котлыйбыз!


21
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

14 яше тулган балалар тантаналы шартларда илнең төп документы - паспорт, олы тормыш юлына басар алдыннан котлаулар һәм теләкләр алдылар. Паспорт алу һәр кешенең тормышында дулкынландыргыч һәм җаваплы мизгел булып тора, шуңа күрә балаларның шатлыгын уртаклашырга әти-әниләр дә килде.

Егетләр оста итеп узләренең тапкырлыкларын һәм зирәклекләрен күрсәттеләр. Чара ахырында балалар бердәм булып брэйк-данс биеделәр. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре балаларга орган эшчәнлеге турында сөйләделәр һәм ГХАТ бүлеге буенча экскурсия уткәрделәр.

21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Ул 1999 елның 17 ноябрендә БМО Генераль конференциясендә тел һәм мәдәни төрлелекне саклау һәм үстерү һәм күптелле белем бирүгә ярдәм итү максатыннан оештырылган иде.

2022 елның 21 февралендә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Түбән Кама никахлашу Сараенда тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. Чараның төп геройлары – яшь түбәнкамалылар – уку отличниклары, олимпиадаларда җиңүчеләр, спортчылар һәм актив социаль позицияле балалар.


20
февраль, 2022 ел
якшәмбе

Узган атнада, 14-19 февраль көннәрендә, Казан шәһәре ГХАТ бүлекләрендә 370 бала: 192 малай һәм 178 кыз туу теркәлде. Бала туганда минималь авырлык 950 грамм, ә иң күбе 4850 грамм тәшкил итте, дип хәбәр итә Казанның ГХАТ Идарәсе.


19
февраль, 2022 ел
шимбә

Чара батырлык һәм намуслылык бәйрәме - Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.

Һәр парның үз мәхәббәт тарихы, үз тормыш тәҗрибәсе бар. Иң мөһиме, һәр парны тыйнаклык, зирәклек һәм бер-беренә карата назлы мөнәсәбәт аерып тора.

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Илнар Фәрит улы һәм Айгөл Рәшит кызы Галләмовлар үзләренең көмеш туйларын билгеләп үттеләр.

Илнар белән Айгөлнең мәхәббәт тарихы 1995 елның язында абыйсы Илнарның походта туган көнендә башлана.

Туй – ул гаять зур вакыйга, аның турында хатирәләр безнең хәтердә гомер буе саклана. Сораулар туа. Бу могҗизалы көннең һәр мизгелен ничек кулдан ычкындырмаска һәм истә калдырырга? Һәм, әлбәттә инде, никахлашу тантанасы артык ыгы-зыгысыз ничек үткәрергә?


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International