21-26 февраль көннәрендә Казан шәһәре ГХАТ бүлекләрендә 354 бала: 188 малай һәм 166 кыз тууы теркәлде. Бала туганда минималь авырлык 1250 грамм, ә максималь авырлыгы 4870 грамм тәшкил итте. Узган атнаның балалар исемнәре арасында иң популярлары: Кәрим, Әмир, София, Виктория. Әти-әниләренең иң сирәк исемнәре: Раиф, Ульяна, Савва, Анель. Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең ГХАТ бүлекләрендә 224 пар үзләренең никахларын теркәде, дип хәбәр итә Казан шәһәре ГХАТ Идарәсе.