2022 елның 4 март көнендә Харис Фәйзиевич һәм Илсөяр Нуретдиновна гаиләсе сапфир туйларын билгеләп үттеләр. Харис Фәйзиевич «Җидегән чишмә» халык театры актеры. Тормыш иптәше Илсөяр апа белән 45 ел дәвамында кулга-кул тотынып, бер-берсе турында кайгыртып яшиләр.
2022 нче елның 4 нче мартында Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Гурлолар гаиләсе Михаил улы Михаил һәм Николай кызы Татьянаны, алтын туйларын билгеләп үтүче парлары хөрмәтләү тантанасы булып узды. Аларның гаиләсе хөрмәткә лаек һәм яшь буын өчен үрнәк булып тора.
Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль район башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 10 сыйныф укучылары белән «Гаилә белеме» курсы буенча чара узды.
2022 елның 4 мартында Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 14 яше тулган гражданнарга паспорт тапшыру тантанасы узды. Тантаналы чара алдыннан, балалар һәм чакырылган кунаклар өчен, ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова Тантаналар сарае буйлап экскурсия үткәрде, идарәнең эшчәнлеге, эш үзенчәлекләре турында сөйләде.
2022 елның 3 мартында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ел башыннан башлап, 50нче юбилейлы пар теркәлде. Бу көнне барлыгы 4 пар никахларын теркәде.
8 баһадир һәм 2 патшабикә. Туган сабыйларның икесе – гаиләдә беренче балалар, алтысы – икенче, берәр бала – өченче һәм дүртенче булып дөньяга аваз салганнар.
2022 елның 3 март аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, дүртенче пар игезәк балалар тууы теркәлде.
Тәтеш районының Үтәмеш авылында Хәниф Тәүфикъ улы һәм Таһир Салих кызы Таһировлар гаилә тормышының ярты гасырлык юбилеен билгеләп үттеләр.
Февраль аенда Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре тарафыннан 59 бала - 35 малай һәм 24 кыз туу теркәлде. Беренче балалар 23 гаиләдә туган, 19 гаиләдә икенче бала дөньяга килгән, күп балалы гаилә статусын беренче тапкыр 11 гаилә алган. Иң зур гәүдә авырлыгы белән туган сабыйның авырлыгы - 4218г, иң кечкенәсенеке - 604г.
Мөслим ГХАТ бүлеге җитәкчесе Магалимова Язилә Шәрипҗан кызы «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының «Бүгенге көндә татар халкының гаилә-көнкүреш традицияләре һәм фольклоры» дигән темага үткәрелгән зона утырышында катнашты.