Үзенең туган җирен, Ватанын яратучы патриот яшьләр тәрбияләү, аларга һөнәр сайлауда юнәлеш күрсәтү, авыл җирлегенә кирәкле белгечләр әзерләү, авылларыбызны саклап калу, ныклы гаиләләр төзү максатыннан, 2022 елның 12 март көнендә Балтач районы "Балтач" спорткомплексына 10-11 сыйныф укучылары очрашуга җыелды. Иң элек егетләр-кызлар Балтачка багышланган видеофильм карады. Очрашу башында Балтач районы башкарма комитеты бүлекләре белгечләре, шулай ГХАТ бүлеге белгече укучыларны районның социаль-демографик хәле, тарихы, мәдәнияте белән таныштырдылар. Югары сыйныф укучыларын сәламларгә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов та килде, ул да киләчәк буынга районыбызның патриотлары булуларын, киләчәктә районда төпләнеп, матур гаиләләр төзеп яшәүләрен теләде.