14 март көнне Зур Шемякино авыл җирлеге башлыгы Алексей Афанасьев уртак гомер юбилее белән гаилә пары Афонасьевлар Александр Иванович һәм Мария Ивановнаны котлады. Алексей Иванович аларга район башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле сувенир тапшырды. «Сез балаларыгыз һәм оныкларыгыз өчен генә түгел, авыл, район халкы өчен дә үрнәк булып торасыз. Мондый озак еллар дәвамында никахларын бик азлар гына саклап кала ала. Дус һәм бәхетле яшәгез. Безнең җирлектә мондый гаиләләр булуга без бик шат», - диде Алексей Афанасьев. Әйтергә кирәк, ирле-хатынлы Александр Иванович һәм Мария Ивановна - бик тыйнак, ләкин ачык һәм күңелле кешеләр. Ярты гасырдан артык яшәү - зур бәхет, ләкин шуның белән бергә бик зур хезмәт тә. "Тормышта төрле хәлләр була. Кайдадыр сөйләшмәскә, ачуланышмаска туры килде. Ләкин без һәрвакыт бер-беребезне ихтирам иттек, хөрмәт иттек һәм, әлбәттә, яраттык", дип гаилә тормышының серләре белән уртаклаштылар юбилярлар. Котлыйбыз!