Алексеевск ГХАТ бүлегендә татар милли гореф-гадәтләре буенча 2022 елда беренче татар никахлашу тантанасы узды. Яшь гаиләгә изге теләкләр белән беррәттән ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре беренче гаилә документы никахлашу турында таныклык һәм истәлекле китап тапшырды.