Россиядә яңа бәйрәм – күп балалы гаилә көне барлыкка килде, ул 21 декабрьдә билгеләп үтелә. Бәйрәм гаилә тормышы һәм ана булу абруен күтәрүгә, күп балалы гаиләләрнең статусын ныгытуга юнәлдерелгән. 19 декабрь көнне әлеге искиткеч бәйрәм кысаларында Минзәлә районы ГХАТ бүлегендә «Минем гаиләм-минем таянычым» дип исемләнгән тантаналы чара узды.
Бүген Нурлат муниципаль районының ГХАТ бүлегендә 14 гаилә юбилярларын Гаилә елы ябылуга багышланган тантаналы котлау узды. Бриллиант, зөбәрҗәт һәм алтын юбилярлар чараның мәртәбәле кунаклары булды.
Никахлашуга 70 ел — бу “таҗ туе”, гаилә тормышының “бәхетле" юбилее. Шулкадәр еллар бергә яшәүче ир белән хатын-бик сирәк күренеш. Алар чын мәгънәсендә башка парларга таныш булмаган кыйммәтле сыйфатларга — гаҗәеп сабырлык, хөрмәт һәм ярату сәләтенә ия. Аларның йөрәкләрендә вакыт сынаган чиксез мәхәббәт, хисләргә тирән ышаныч яши. Мондый истәлекле юбилей бусагасына аяк баскан ир белән хатын шик-шөбһәләр, рәнҗүләр, кыенлыклар аша атлап, бергә озын һәм бәхетле гомер кичерделәр. Һәркем дә моңа сәләтле түгел.
«Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар-яшьләр оешмасы Владимир Путин Указы буенча оештырылган. Программалар Россия Президенты инициативасы белән «Мәгариф» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә укучылар өчен Ачык ишекләр көне узды. Очрашу ГХАТ бүлеге һәм архив буенча экскурсия белән башланды.
Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Тәтеш гражданнарны яклау көллиятенең 104 группа курсантлары класс җитәкчесе Светлана Николаевна Ткаченко белән экскурсия үткәрделәр.
Казан. 18 декабрь. Интерфакс - Татарстанда күп балалы гаиләләр соңгы 12 елда 2,3 тапкырга арткан, дип хәбәр итә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы чәршәмбе көнне.
Республикада барлыгы 55,7 мең күп балалы гаилә яши: бишесе - 10 балалы, җидесе - 9 балалы, 32 гаилә - 8 балалы.
Хөрмәтле Татарстан Республикасы ГХАТ органнары хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Татарстан Республикасы гражданлык хәле актларын теркәү органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
Матур чарада тугыз гаилә катнашты, аларның һәркайсы ныклы никах һәм мәхәббәт үрнәгенә әверелде. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов юбилярларны ихластан котлап, гаиләнең һәр кеше тормышында һәм җәмгыятьтә никадәр мөһим булуын билгеләп үтте.
Татарстан парламентында яшьләрнең «Парламент-2030» XIV Бөтенроссия закон чыгару патриотик инициативалары конкурсында җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләделәр. Катнашучылар арасында Россиянең 78 субъектыннан югары, һөнәри һәм гомуми белем бирү оешмаларыннан 63 меңнән артык укучы катнашты. Конкурсның темасы буыннарның тарихи хәтерен ныгыту булды.