Яңа 2025 ел белән!

2024 елның 28 декабре, шимбә

Кадерле дуслар!

Якынлашып килүче Яңа 2025 ел белән ихлас күңелдән котлауларны кабул итегез!

Яңа елның игелекле булуын, бердәмлек һәм татулык алып килүен телим.

Мәңгелек кыйммәтләр: гаилә, мәхәббәт һәм дуслык һәр көннең тугры юлдашы булсын.

Чын күңелдән якынлашып килүче елда күңел җылысы, тынычлык, уңышлар, бәхет, үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек телим.

Татарстан Республикасы ГХАТ органнары ишекләре сезнең өчен яңа ел каникуллары вакытында да ачык булачак. Аларның эш режимы белән сез түбәндәге сылтама буенча таныша аласыз.

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының

ГХАТ идарәсе башлыгы                                                                                            Э.Ф. Әхмәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International