Узып баручы елны шатлыклы вакыйгалар белән тәмамлау һәрвакыт күңелле.
2024 елның 28 декабрендә Арча районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 300 нче номерлы никахлашу турындагы юбилей акт язмасы төзелде һәм бу акт 2024 нче елны тәмамлады. Юбилей акт ияләре- районыбызда яшәүче яшь пар Әмир Казимович һәм Айсинә Радиковна Гатиятуллиннар.
Гаиләдән кеше тормышы башлана, гаилә- ул кешелек кыйммәтләрен саклаучы булды һәм булып кала. Тормыш матур, могҗизага өметләр белән тулы, бигрәк тә Яңа ел алдыннан. Бәхеткә өмет белән 2025 елга Гатиятуллиннар гаиләсе дә керәчәк. Әмир белән Айсинәнең гаилә тормышы бәхетле, нык һәм тотрыклы булыр дип ышанабыз.
Район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләкне районның хатын-кызлар советы рәисе А.М. Гатауллина тапшырды. Альмира Мидехатовна яшь парларны никахлашу көне белән котлады һәм никах балдакларының мәңгелек мәхәббәт, тугрылык символы булуын теләде.
Гатиятуллиннар нәселен дәвам итүче бу парның гаиләләре нык һәм тату булуын телибез.