2024 елның 28 декабрь көнне Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 100-нче пар үзенең гаилә берлеген теркәде. Алар Ренат һәм Юлия Ганиуллинар.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе А.Р. Ахметова никахны теркәү турында таныклык тапшырды. Кунаклар яшь гаиләгә тормышларының һәрвакыт наз, бәхет, мәхәббәт белән тулып торуын теләделәр.