ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2024 ел
шимбә

2024 елның 13 декабрь көнендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә “бриллиант” юбилярлар, Рифат Галимуллович белән Равия Вәлиевна Галимуллиннарны һәм “алтын” юбилярлар Флорит Бикмуллович белән Раушан Сагидулловна Рахимуллиннарны котладылар.

1993 елның 12 декабрендә илебездә бөтенхалык тавышы белән Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителде. Бу көнне, традиция буенча, Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган кешеләргә тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Конституция-илебезнең төп законы, ә паспорт-Россия гражданинының төп документы.


13
декабрь, 2024 ел
җомга

2024 елның 13 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «13» саныннан курыкмыйча, 11 пар туйларын уздыралар.

Иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәренең берсендә-Россия Конституциясе көнендә-23 яшь минзәләлегә Россия Федерациясе гражданнары паспорты тапшырылды. Паспорт тапшыру олы тормыш һәм мөстәкыйльлек башлануын күрсәтә.

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Радик һәм Гөлнур Вафиннарга яңа туган улларына исем кушу тантанасы булды.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Х. Шәмсетдинов, Азнакай районы хатын-кызлар советы рәисе Э.С. Галиева мөрәҗәгать итте, булачак әниләргә ана белән бала арасындагы бәйләнештә бишек җырының әһәмияте турында сөйләде.


12
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Конституциясе көнендә никахлашу Сараеның төп залында 14 яшькә җиткән яшьләргә паспортлар тапшыру тантанасы узды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре катнашучылар өчен паспорт, илнең дәүләт символлары турында танып-белү викторинасы һәм концерт программасы әзерләгәннәр.

Туй көнен сайлау - гашыйк пар өчен иң мөһим карарларның берсе. Күп кенә яңа өйләнешүчеләр искиткеч матур датаны сайларга омтылалар, һәм 12.12.2024 мөһим көне өчен үзенчәлекле нәрсә эзләүчеләрнең игътибарын җәлеп итә ала.

Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, «Ныклы гаилә» проекты һәм Гаилә елы кысаларында Сарман бала тудыру йортында яңа туган сабыйны чыгару тантанасы булды. Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Илнар һәм Айгөл Хәбибуллиннар гаиләсен уллары тууы белән котлады.

12 декабрьдә, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда 14 яше тулган яшь гражданнарга тантаналы рәвештә паспортлар тапшыруга багышланган чара узды. Конституция нәрсә ул? Бу-дәүләт нигезе, аның гражданнарының тормышы нинди булачагына нигез салынган документ, бу безнең дәүләтнең төп законы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International