Чистайның никахлашу сараенда күп балалы гаиләне хөрмәтләделәр

2024 елның 25 декабре, чәршәмбе

Чистай муниципаль районында искиткеч матур һәм тату гаиләләр күп, аларда талантлы һәм матур балалар үсә. Сабировлар гаиләсе шундыйларның берсе. Гаилә елында - 16 ноябрьдә Сабировлар гаиләсендә бишенче бала туды.

Чистай муниципаль районында Гаилә елына йомгак ясау кысаларында гаиләне Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов җылы котлады.

Гаилә башлыгы Илдус Инсаф улы - "Җиңү" сәүдә челтәре хезмәткәре, ә Айсылу Сәет кызы - гаилә учагын саклаучы, балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшләгән, хәзерге вакытта декрет ялында.

 Алар 15 ел бергә. Күптән түгел гаилә тормышының бәллүр юбилеен билгеләп үттеләр. Илдус белән Айсылу Чистай педагогика училищесында танышалар, икесе дә шунда һөнәри белем алалар. 2010 елда алар беренче тапкыр әти-әни булдылар, кызлары Гүзәл туды, хәзер ул 8 нче сыйныфта укый.

Кызлары туганнан соң бер ел үткәч, Ходай Сабировлар гаиләсенә тагын бер бәхет бүләк итә-аларның Илсаф исемле уллары туа. Гаиләнең өченче баласы-уллары Азамат, ул бүген 1 сыйныф укучысы. Кечкенә булуына карамастан, Әгъзамга нибары 2 яшь. ул да олы абый. Күптән түгел генә гаиләдә тагын бер малай – Илһам туды. Менә шундый тату, матур, күңелле Сабировлар гаиләсе. Мәшгуль булуларына карамастан, ата – аналар балаларының яраткан шөгыльләре өчен вакыт һәм мөмкинлек табалар-кызлары Гүзәл бию һәм йөзү белән шөгыльләнә. Малайлар Илсаф белән Азамат кул сугышы белән шөгыльләнәләр. Гаиләләребезгә карап, бер - береңне чын күңелдән яраткан ир белән хатын гына үсеп, илебез үсешенә үзләренең игелекле гамәлләре, укулары, хезмәтләре белән ярдәм итәчәк искиткеч балалар тәрбияли алачагына тагын бер кат инанасың!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International