Россиядә яңа бәйрәм – күп балалы гаилә көне барлыкка килде, ул 21 декабрьдә билгеләп үтелә. Бәйрәм гаилә тормышы һәм ана булу абруен күтәрүгә, күп балалы гаиләләрнең статусын ныгытуга юнәлдерелгән. 19 декабрь көнне әлеге искиткеч бәйрәм кысаларында Минзәлә районы ГХАТ бүлегендә «Минем гаиләм-минем таянычым» дип исемләнгән тантаналы чара узды. Биредә үз мөнәсәбәтләрендә мәхәббәт, тугрылык һәм гармония саклаган күп балалы гаиләләрне хөрмәтләделәр. Болар-Исламовлар, Гарфеевлар, Мәхмүдовлар, Нәҗмиевлар, Нуриевлар гаиләләре, шулай ук актив һәм тату Алексеевлар гаиләсе. Күп балалы гаилә-бәхет кенә түгел, беренче чиратта бу зур хезмәт һәм, әлбәттә, бу бик зур җаваплылык. Бу тәнәфесләрсез һәм ялларсыз эш. Балалар, аларның ихтыяҗлары, проблемалары, аларның иминлеге - ата-аналар өчен һәрвакыт беренче урында!