ЗАГС бүлеге белгече РФ Дәүләт хезмәтләре порталында суперсервис ярдәмендә бала тууны электрон теркәүнең өстенлекләре, гаризаны ничек дөрес тутырырга, ата-аналарда нинди кыенлыклар туарга мөмкин булуы һәм аларны ничек хәл итәргә кирәклеге турында сөйләде. Чарада катнашучыларга буклетлар тапшырылды.