22.10.2022 елның матур датасында Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Филарет белән Динараның рәсми никахлары бәйләнде. Тантана ГХАТ бүлегенең теркәү залында яшь парның әти-әниләре һәм дуслары даирәсендә узды.
Әлбәттә парлар өчен бу көн очраклы түгел, популяр көнне яшьләр никахларының аеруча нык һәм таркалмас булуыена ышанып сайлаганнар.
Октябрь аен борынгы заманда «туй мәҗлесе» дип атаганнар. Тарих һәм билгеләр буенча октябрь - гаилә кору өчен иң уңайлы айларның берсе. Ә быел октябрьдә никахны теркәү өчен матур дата туры килә. Матур даталарны истә калдыру җиңелрәк. Шуңа күрә еш кына туйларны шул көннәргә билгеләргә тырышалар.
«Матур» даталар инде ничәнче ел кияү-кәләшләр арасында популярлыгын югалтмыйлар.
2022 елның 21 октябрендә «Демография» илкүләм проектын һәм «Нык гаилә» партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Ильичевлар – Дмитрий Александрович һәм Валентина Сергеевнаны бергә гомер итүләренең «алтын юбилее» белән котладылар!
2022 елның 21 октябрендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә алтын юбилярларны котлау тантанасы узды.
Бу истәлекле вакыйга белән 7 гаилә парын тантаналы рәвештә котладылар. Һәр пар үзенчә үзенчәлекле, аларның танышу тарихы кешеләр белән очрашуларыбызның очраклы булмавы турында уйланырга мәҗбүр итә.
Халык белән эшләүче оешмалар өчен килүчеләрнең куркынычсызлыгы - барысыннан да өстенрәк. Бүген ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Закирова коллектив өчен янгынга каршы инструктаж уздырды.
Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе өчен 18 октябрь иртәсе эш вакытыннан алда башланды һәм бик нәтиҗәле булды. Мамадыш шәһәренең 3 нче урта мәктәбе администрациясе чакыруы буенча Ландыш Шәйхетдинова Россия укучылары хәрәкәтенең «Сыйныф очрашуы» Бөтенроссия проектында катнашты.
Чистай районында матур, үрнәк гаиләләр күп. Шуларның берсе – Рамил Шакир улы һәм Сания Хәнәфи кызы Закировлар. Алар 45 ел бергә яшиләр!