Баулы ГХАТ бүлегендә Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

4 ноябрьдә илебез Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Ә 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителә.

Бәйрәм көне алдыннан Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә  район Башлыгы  урынбасары Р.Г.Хамидуллин  6 яшьүсмергә тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырды. Яшь гражданнарны ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мөрсәлимова, эчке эшләр министрлыгының Баулы районындагы миграция бүлеге хезмәткәре И.М.Исмагилова котладылар.

Яшьүсмерләрнең чарага әти-әниләре, әби-бабалары  белән килүләре шатландыра. Чөнки бу – гаиләдә мәхәббәт, хөрмәт, аңлашу барлыгын аңлата. Без үткәргән чаралар гаилә агъзалары арасында мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытырлар дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International