Октябрь аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 6 сабый теркәлде: 3 малай һәм 3 кыз. Шуларның 1 гаиләдә беренче бала, 3 – икенче, 1 – өченче, ,1 – бишенче бала булып туган.
Әти-әниләр балаларына Артур, Делимхан, Илья, Амилина, Асилия, Ләйлә дигән матур исемнәр бирделәр. Иң яшь анага – 26 яшь, иң яшь әтигә 27 яшь, иң өлкән анага 36 һәм иң өлкән әтигә 43 яшь.
Шул ук вакыт эчендә ГХАТ бүлегендә 18 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 18, ә иң яшь кияүгә 23 яшь, иң олы кияүгә – 55, кәләшкә – 57 яшь.