Арчада алтын юбилярларны котладылар

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Арча районында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү гадәти вакыйга. 2022 елның 3 ноябрендә Ринат Гаделҗанович һәм Надежда Ивановна Мөхәммәтҗановларнын гаилә тормышының «алтын» юбилее һәм Мәгъсүмҗан Якупович һәм Дания Шакировна Якуповларнын гаилә тормышының «зөбәрҗәт» юбилее белән өйләренә барып котлау тантанасы уздырылды. Һәр парга истәлеккә район башлыгы Илшат Нуриев исеменнән бүләк һәм котлау адресы тапшырылды.

Район хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А.М., район ветераннар советы рәисе Хәмидуллина Р.Ш. гаиләләргә бәхет һәм озын гомер теләделәр һәм 10 елдан соң туй юбилейлары белән котларга шат булачакларын билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International