Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Россиянең 25 яшь гражданына тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.
Халыклар бердәмлеге көне-милли бердәмлек һәм Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы. Паспорт тапшыру-яшьләр тормышында мөһим вакыйга. Бу вакыйга яшь гражданнар өчен олы тормышның башлануын күрсәтә.
Яшьләрне әлеге истәлекле вакыйга белән котларга Балтач районында Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль миграция хезмәте идарәсе бүлекчәсе, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе вәкиле Айрат Хәйруллин, район ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, яшьләр һәм спорт бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллин килгән иде.
«Олы тормышка керү-бу хокуклар гына түгел, ә бу көннән башлап катгый үтәлергә тиешле бурычлар да. Сезнең кулларда Россия Федерациясе гражданинының шәхесен раслаучы төп документ, аны саклагыз, саклагыз», - дип мөрәҗәгать итте Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин яшүсмерләргә яшь балтачлыларга тантаналы төстә паспортлар тапшырды.
Кадерле егетләр! Бүген Сез Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары булдыгыз. Укыгыз, төзегез, Россиянең куәтен ныгытыгыз!