Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган паспортлар тапшыру тантанасы узды

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Беренче паспорт алу – дулкынландыргыч һәм шатлыклы вакыйга. Бүген Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Татарстан Республикасы көненә багышланган паспортлар тапшыру тантанасы узды. Россия Федерациясе гражданины паспортын балаларга Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең миграция мәсьәләләре буенча бүлеге өлкән инспекторы Евгения Давыдова тапшырды.

Егетләрне һәм кызларны бу истәлекле вакыйга белән котларга әти-әниләре, әби-бабалары килде. ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре алар өчен Татарстан Республикасы Конституциясе турындагы викторина үткәрделәр, «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» нең Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сәлахетдинов истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International