Кадерле дуслар!
Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлауларны кабул итегез!
Әлеге бәйрәмнәрнең һәркайсы үзендә патриотизм һәм күпмилләтле Ватаныбызга мәхәббәт идеяләрен берләштерә. Бу даталар, элеккедән дә күбрәк, дәүләтнең көче – уртак тарихи язмышлы һәм уртак киләчәге булган бердәм, мөстәкыйль халыкта булуын искә төшерә.
Без табигате, тарихы белән уникаль, иң мөһиме – уникаль халыклары булган бөек һәм искиткеч илдә яшибез.
Илебез тарихы күп кенә вакыйгаларның нәтиҗәсе еш кына Россия халкының бердәмлеге, аның бүленмәүлеге, Ватанга булган мәхәббәте белән билгеләнүен берничә тапкыр күрсәтте.
Бүген, безнең ил җитди кыенлыклар һәм сынаулар белән очрашканда, уртак тырышлык белән генә без каршы тора алабыз.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, туган җир һәм бөтен Россия иминлеге өчен изге эшләр телим! Гаиләләрдә һәрвакыт тынычлык, үзара аңлашу һәм татулык хөкем сөрсен!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының
ГХАТ идарәсе башлыгы Г.Р. Нигъмәтуллина