Халык бердәмлеге көне алдыннан бриллиант туй

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Баулы районы ГХАТ бүлегендә гаилә тормышы юбилярларын котладылар.  Моннан 60 ел элек язмыш Динам Ярулла улына һәм Шәмсиямал Латфулла кызына зур бәхет бүләк итте – алар зур һәм чиксез дөньяда бер-берсен таптылар һәм гомерлек тормыш юлдашы итеп сайлап алдылар. Аларның гаиләдәге мөнәсәбәтләре чисталык һәм тугрылык үрнәге. Юбилярлар акыллы балалар тәрбияләп үстерделәр, бүген яраткан оныкларының уңышларына сөенеп яшиләр.

Шәрифуллиннар лаеклы хезмәт юлын үттеләр. Тырыш хезмәтләре өчен Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Район башлыгы урынбасары Р.Г. Хәмидуллин Динам абый белән Шамсиямал апаны җылы тәбрикләде, юбилярларга матур сүзләр әйтеп, район Башлыгының Рәхмәт хатын, бүләк һәм чәчәкләр тапшырды. Бәйрәмне мәдәният йорты солистлары Р.Сәетов һәм Л. Солтанов музыкаль котлаулар белән бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International