Актаныш районы ЗАГС бүлегенең бүгенге Гаилә мәктәбе дәресе Ватанны саклаучылар көненә багышланды. Гаилә кыйммәтләрен төшендерүче дәреснең кунагы үзенчәлекле иде, укучылар белән очрашырга Актаныш районы имам хатыйбы Руслан Мортазин, психолог Фәймә Шәйгәрданова белән махсус хәрби операциядә утлар-сулар кичеп туган ягыбызга чираттагы ялына кайткан кадерле солдат Ихтыяр Биктимиров килде.
Гаилә башлыгы Илсөяр абый 1940 елның 20 февралендә Сарман авылында туа. Ул барлык хезмәт юлын авыл хуҗалыгына багышлый. Башкарган нәтиҗәле эшләре өчен аңа бик күп район, республика бүләкләре тапшырыла. Тормыш иптәше Клара апа хезмәт юлын балаларны тәрбияләү һәм белем бирүгә багышлый. Ветераннар хәрәкәтендә, районыбыз тормышында актив катнашалар. Һәркайда, һәрвакыт бергә алар. Табигатькә гашыйклар. Һәр ел фасылын якын күрәләр. Бигрәк тә үзләрен кавыштырган ак карлы кышларны яраталар.
Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Россия Федерациясенең 12 яшь гражданына Россия паспортларын тапшыруга багышланган тантаналы чара узды. Чара дәүләт бәйрәме – Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.
Маркитановлар Денис һәм Элина яшь парлары өчен никахлашуны теркәү икеләтә тантаналы булды. Ватанны саклаучылар көне алдыннан яшь пар “Безнең геройларга” акциясендә катнашты. Үз гаиләләрен төзегән көнне алар махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына җылы рәхмәт сүзләре белән котлау открыткасы имзаладылар. Яңа никахлыларның теләкләре СВО зонасына саклаучыларга тапшырылды.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан, 2025 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегенең тантаналар залында быел беренче тапкыр яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы узды.
Аның максаты - дәүләт һәм муниципаль идарә системасында, шулай ук башка өлкәләрдә вазыйфаларны биләү өчен перспективалы җитәкчеләр командасын формалаштыру һәм әзерләү.
17 февральдә Чистай Никахлашу сараенда «бриллиант» юбилярлар – ирле-хатынлы Владимир Дмитриевич һәм Мария Ивановна Карповларны хөрмәтләделәр.
Юбилярларны Чистай районы ветераннар һәм пенсионерлар Советы рәисе Татьяна Тихонова җылы котлады. "Тормышыгыз гармония һәм бәхетле кояшлы көннәр белән тулы булсын, бер-берегез өчен чын бриллиант булып калыгыз! Сәламәтлек нык булсын! Бер-берегезне яратыгыз, кадерләгез һәм саклагыз!"- дип теләде ул Карповлар гаиләсенә.
Туйның алтын юбилее - гаилә тормышында иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе. Ярты гасыр бергә яшәгән кешеләр мәхәббәт, хөрмәт, бер-береңә ышаныч һәм тугрылыкның бәхетле гаилә тормышының төп юлдашлары булуын исбатлый алдылар.
«Ныклы гаилә» партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге «мәрҗәнле» юбилярлар Дудкиннарны котлады! Бүген Виктор Викторович һәм Надежда Константиновна 35 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтәләр.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсендә махсус хәрби операциядә катнашучының никахын теркәү тантанасы булды. Пар быел никахны теркәгән 100 нче пар булды, бу әһәмиятле моментка тагын да зуррак символиклык бирде.