Ирле – хатынлы Мамзиналар-Наталья Петровна һәм Николай Евгеньевич 45 ел гаилә тормышларын билгеләп үттеләр.
Юбилярларны Бердәм Россия партиясенең Чистай районындагы җирле бүлекчәсе вәкилләре, ЗАГС бүлеге начальнигы Илмира Ярмушева җылы котладылар.
Наталья Петровна белән Николай Иванович бер мәктәптә укыганнар, бер-берсен балачактан ук белгәннәр. Мәктәпне тәмамлагач, Николай Евгеньевич армиягә китә, армиядән соң сәгать заводына эшкә урнаша, Наталья Петровна Чистай педагогия училищесына укырга керә, ә һөнәри белем алгач, 26 балалар бакчасында эшли башлый. Һәм менә сыйныфташлар очрашуында яшьләр яңадан очраша. Ә ике айдан яшь Николай үзенең яраткан кешесенә тәкъдим ясый, һәм беркадәр вакыттан соң алар законлы ир белән хатын булалар. Шулай итеп Мамзиннар гаиләсе туа.
Ирле-хатынлы Мәмзиннәр земснарядта 35 ел бергә эшләгәннәр, атказанган речниклар. Николай Евгеньевич моторист яныннан судно командирына кадәр күтәрелде. Наталья Петровна пешекче булып эшләде.
Юбилярлар Мәмзиннар хезмәт уңышлары белән генә горурланып калмыйлар, аларның иң зур горурлыгы – лаеклы балалары һәм оныклары. Алар шулай ук елга флотында эшләүче кыз һәм ул үстерделәр. Олы оныгы да бисе һәм бабасы һөнәрен дәвам итә.
Мәмзиннәр гаиләсен тагын бер тапкыр гаилә юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз! Озак елларга бәхет һәм сәламәтлек телибез. Тормышыгызның һәр көне балаларыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз арасында якты һәм шатлыклы булсын.