Иң язгы һәм иң назлы бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Баулы ГХАТ бүлегендә яңа туган сабыйларны тантаналы рәвештә теркәү узды. Бу истәлекле көндә без дөньяга яңа тормыш бүләк иткән, тәүге тапкыр әни булган хатын-кызларны хөрмәтләдек. Һәр бала туу – бу могҗиза, һәм бу нәни фәрештәләрнең кыш ахырында, яз башында – яңару, җылылык һәм мәхәббәт чорында дөньяга килүе аеруча символик мәгънәгә ия. Яшь әниләрнең күзләрендә бәхет чаткылары уйный иде, ә аларның нәниләре инде 8 Мартка иң зур бүләк булды. Чөнки алар бу язны яңа статуста – әни булып каршы ала! Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров әниләрне сабыйларының тууы белән котлады һәм аларга балаларының беренче мөһим документы – туу турында таныклык тапшырды. Котлау чыгышында ул гаиләләргә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм сабыйлары белән уздырган һәр көннең шатлыклы булуын теләде. Без барлык әниләрне дә бу мөһим вакыйга белән котлыйбыз, аларга сәламәтлек, тынычлык, сабырлык һәм ана булу бәхетенең чиксез шатлыгын телибез! Балаларның тормышы нурлы, шатлыклы һәм ата-ана мәхәббәтенә күмелгән булсын!