ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

18 февральдә 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсендә (Казан шәһәре, Әхтәмов ур., 14) берьюлы ике китапны - Татарстан китап нәшрияты тарафыннан нәшер ителгән «Татарская семья: обычаи и обряды» һәм «Татар гаиләсе: гореф-гадәтләр һәм йолалары» китапларын тәкъдир итү була.


12
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

1975 елның 14 февралендә Виктор Иванович һәм Лариса Карловна Архиповлар үзләренең йөрәкләрен никах бәйләнешләре белән бәйлиләр һәм менә 50 ел ир белән хатын бергә гомер итәләр, бер-берсенә карата тугрылык, мәхәббәт һәм хөрмәт саклыйлар. Аларның берлеге - ышаныч һәм ярдәмдә нигезләнгән ныклы гаилә үрнәге. 


11
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Чистай Ислам үзәгендә «Традицион гаилә кыйммәтләре - дәүләт һәм гражданлык җәмгыяте нигезе» темасына «түгәрәк өстәл» узды. Чараны Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге, Чистай татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы оештырды. Түгәрәк өстәл эшендә сәламәтлек саклау, мәгариф, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

11 февраль көнне 11 нче балалар бакчасында ГХАТ Идарәсе белгечләре Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Минем гаиләм-минем Ватаным" дәресен үткәрделәр.


10
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

Никахлашу сараенда күптән инде күркәм традиция бар – «Ныклы гаилә» партия проекты кысаларында уртак тормыш юбилейларын билгеләп үтүче парларны хөрмәтләү. 2025 елның 7 февралендә Чистайның Никахлашу сараенда алтын юбилярлар Лев Сергеевич һәм Тамара Михайловна Гущиналар котлаулар кабул итте. Юбилярларны котларга аларның балалары, оныклары, «Водники микрорайоны» 7 нче ТИҮ җитәкчесе Татьяна Махласян килде.


8
февраль, 2025 ел
шимбә

Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә булачак яшь парлар өчен беренче туй алды инструктажы узды. Анда законлы никахка әзерләнүче 13 пар булды.

Тукай районы ГХАТ бүлеге тарафыннан Гаилә елын ябуга багышланган «Ныклы гаилә – көчле Россия» тантаналы чарасы оештырылды. Бәйрәмдә 25 һәм аннан да күбрәк ел бергә яшәгән парлар катнашты. Бәйрәмгә килгән иң өлкән пар - Калмия авылыннан Кашбеловлар гаиләсе Нәҗип абый һәм Гөлбустан апа, аларның гаилә корып яшәүләренә 59 ел.


7
февраль, 2025 ел
җомга

Мамадыш муниципаль районының ЗАГС бүлеге Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Геройларыбызга» акциясенә кушылды. Елның иң патриотик бәйрәменә кадәр никахлашкан һәр пар әлеге акциядә катнашачак һәм котлау открыткасына кул куячак. Һәрбер котлау хаты якташларына – махсус хәрби операциядә катнашучыларга озатылачак.


4
февраль, 2025 ел
сишәмбе

2025 елның 4 февралендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Эркаевлар гаиләсендә игезәкләр тууы теркәлде.


31
гыйнвар, 2025 ел
җомга

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов программалар һәм проектлар буенча куйган өстенлекле бурычлар Татарстанның һәр районында хәл ителергә тиеш. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең региональ бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең Татарстан бүлекчәсе төбәк сәяси советы президиумы утырышында белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International