Ватанны саклаучылар көне алдыннан Яшел Үзән яшь парлары «Безнең Геройларыбыз» акциясендә актив катнаштылар, аның кысаларында никахлашуны теркәү вакытында котлау открыткаларына кул куеп, МХО сугышчыларына Ватаныбызны саклаулары өчен рәхмәт белдерделәр һәм тизрәк өйләренә кайтуларын теләделәр. Менә Яшел Үзән яшь парларының беренче открыткалары инде алгы сызыкта безнең геройлар кулында!
Кадерле яклаучыларыбыз! Сез һәрвакыт безнең йөрәкләрдә. Бергә без-көч. Тизрәк җиңү белән кайтыгыз! Без сезне көтәбез!