Сарман авылында яшәүче Вәлишиннар гаиләсендә икеләтә бәйрәм

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Гаилә башлыгы Илсөяр абый 1940 елның 20 февралендә Сарман авылында туа. Ул барлык хезмәт юлын авыл хуҗалыгына багышлый. Башкарган нәтиҗәле эшләре өчен аңа бик күп район, республика бүләкләре тапшырыла. Тормыш иптәше Клара апа хезмәт юлын балаларны тәрбияләү һәм белем бирүгә багышлый. Ветераннар хәрәкәтендә, районыбыз тормышында актив катнашалар. Һәркайда, һәрвакыт бергә алар. Табигатькә гашыйклар. Һәр ел фасылын якын күрәләр. Бигрәк тә үзләрен кавыштырган ак карлы кышларны яраталар.

Бүген аларның икеләтә бәйрәмнәре. Илсөяр абый белән Клара апа бергә гомер итүләренең бриллиант туйларын һәм Илсөяр абыйның 85 яшен каршылыйлар.

Ватанны саклаучылар көне, Ватанны саклаучылар елы һәм «Ныклы гаилә» проекты кысаларында Сарман районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин юбилярларны котлады. Юбилярларга Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, районның Хатын-кызлар Советы рәисе Индира Сәхипова, авыл хуҗалыгы җитәкчесе Николай Сахуриев, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, туганнары һәм якыннары үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Юбилярларга муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International