Ютазының яшь парлары «Безнең геройларга!» акциясенә кушылды

2025 елның 22 феврале, шимбә

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Татарстан Республикасы ЗАГС идарәсе «Безнең геройларга» акциясен башлап җибәрде. Акция бүген Ватаныбызны саклаучы махсус хәрби операциядә катнашучыларга батырлыклары һәм тугрылыклары өчен рәхмәт белдерү булып тора.

Ютазы муниципаль районының яшь парлары да «Безнең геройларга!» акциясенә кушылдылар. Бүген, 22 нче февраль көнне, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, яшь пар Рамил һәм Лиана Әхмәтовлар законлы никахларын теркәделәр. Алар шатланып «Безнең геройлар» акциясенә кушылдылар һәм якташларына – СВО катнашучыларына җибәреләчәк котлау һәм изге теләкләр язылган открыткага кул куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International