Әлмәт районында өч йөзенче бала туган

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

ГХАТ идарәсе белгечләре тарафыннан 300 нче бала тууы теркәлгән.

Роман Степан улы һәм Лилия Таһир кызы гаиләсендә 25 февральдә кызлары туган, аңа матур исем белән Дарья дип исем кушканнар, славян версиясе буенча бу «бүләк» дигәнне аңлата.

Алар: «Бу аларның күптән көтелгән, гаиләләрендә беренче бала», - дип хәбәр иттеләр. Бәхетле әти-әниләргә сабыйның беренче дәүләт документын - туу турында таныклык һәм «Татар милли ашлары» истәлек китабын тапшырдылар.

Әлмәт шәһәренең ГХАТ идарәсе сезнең гаиләгезгә зур мәхәббәт тели, сабыйның гомере бәхет, шатлык һәм елмаю белән тулы булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International