Чупилиннарның "сапфир" юбилее.

2025 елның 26 феврале, чәршәмбе

Яшел Үзән районы ГХАТ бүлегендә туйларының 45 еллыгын билгеләп үткән ирле - хатынлы Чупилиннар Сергей Иван улы һәм Любовь Дмитрий кызын хөрмәтләү тантанасы узды.

Гаиләнең бәхетле тарихы 1980 елның 26 февралендә, тормышларындагы иң төп карарларның берсен-ир белән хатын булуны кабул итеп башлана!

Юбилярлар тантаналар залына Мендельсон маршы астында керделәр һәм күңелне нечкәртеп балдаклар алмашканнан соң үзләренең юбилей туй вальсын биеделәр. ГХАТ бүлеге начальнигы урынбасары Екатерина Романова юбилярларны кайнар котлады, аларга Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьевның Рәхмәт хатын һәм ГХАТ бүлегеннән истәлекле бүләк тапшырды.

Юбилярлар бәхетнең сере итеп бер-береңә ышаныч һәм хөрмәт, җаваплылык, бер-береңә ярдәм итүне һәм, әлбәттә инде, үзара аңлашуны һәм мәхәббәтне саныйлар.

Сергей Иван улы белән Любовь Дмитрией кызын юбилей туйлары белән котлыйбыз! Аларга ныклы сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер, үзара аңлашу һәм иминлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International