Кукмара районыннаң тыл ветераннары - Фатыховлар гаиләсе мәрхәмәтле юбилей билгеләп үттеләр

2025 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

Кәркәүч авылында яшәүче Фәния һәм Тимерхан Фатыйховларның никахларын теркәп, бергә тигез, матур гомер итүләренә 70 ел тулды. Алар икесе дә Бөек Ватан сугышы тыл ветераннары, биш бала үстерделәр, 10 оныклары һәм 9 оныкчыклары уңышларына сөенеп яшиләр.

Аларны әлеге истәлекле дата белән район башлыгы урынбасары Резедә Гаянова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова, район ветераннар советы рәисе Валентин Иванов, Кәркәүч авыл җирлеге башлыгы Марат Зәйнетдиновлар котлады, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Бәхетле парларның исеме «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International