Кем күбрәк ял итү турында хыяллана? Әлбәттә инде декретта утыручы әни. Мамадыш районы ЗАГС бүлегендә фикердәшләр оешмасы булдыру, психологик һәм физик яктан ял оештыру максатында яңа әниләр өчен "Вдохновение" клубы старт алды. Очрашу кунакларын бүлек җитәкчесе Ләйсән Дөлмиева сәламләде. Проект турында сөйләде, кичә спикерлары белән таныштырды һәм әниләргә оештырылган чарадан ләззәт табып утыруларын теләде.
ЗАГС бүлеге белгече, психолог Гүзәл Ибраһимова гаиләдә сабый туу белән бәйле булган үзгәрешләр турында сөйләде. Декретны ничек "җиңеләйтергә", "җитәрлек яхшы әни" лайфхаклары – залда булган һәркем өчен актуаль һәм кызыклы темалар булып чыкты.
Кичәнең чираттагы спикеры Мамадыш районы мөселман хатын-кызлары берләшмәсе рәисе, район мөхтәсибәтенең хатын-кызлар һәм гаиләләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе, шәхси эшмәкәр, “Ана даны“ медале иясе Әлфирә Миңнегалиева булды. Ул ана булының әһәмияте һәм бала туганнан соң тормыш иптәше турында онытмауның мөһимлеге турында сөйләде. Очрашу тыңлаучыларына никах һәм гаилә мөнәсәбәтләренә багышланган китаплар таратты.
Клиник лаборатория диагностикасы табибы, табиб-косметолог Анжела Степанова, декретта әни буларак, декрет ялында үз-үзен карауның төп лайфхаклары белән уртаклашты. Барлык әниләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды.
Кичә кунагы, яшь әни Нәзилә Хәсәнова «Сабыем» бренды кул эшләнмәләре күргәзмәсен тәкъдим итте. Кызы туганнан соң үзенең хоббисын табуы белән уратклашты.
Кичә сабыйларына исем беләзекләре ясау буенча мастер-класс белән дәвам итте һәм күңелле чәй эчү белән тәмамланды.