Түбән Камада яшәүче кызлар Россия гражданнары паспорты алдылар

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан тантаналы шартларда Түбән Камада яшәүче кызларга паспортлар тапшыру тантанасы узды. Никахлашу Сараеның төп залында 14 яшьлек кызлар үзләренең беренче төп документларын алдылар. Бу мөһим моментта аларга ярдәм итәргә әти-әниләре, әби-бабайлары килгән. Бәйрәм чарасы үзенчәлекле җылы атмосфера тудырган якты концерт номерлары белән үрелеп барды.

Яшь гражданнарны тормышларының яңа чорына аяк басулары белән котларга Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Рамазанов килде, ул кызларга киләчәктә уңышлар теләде, Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Ольга Голякова белән бергә кызларга паспортлар тапшырды.

Җыелганнарга хәер-фатиха сүзе белән Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәтенең» җирле бүлеге җитәкчесе Роза Фәйрушина мөрәҗәгать итте һәм кызларны үз иленең лаеклы гражданнары булырга чакырды. «Беренчеләр хәрәкәтендә» катнашучылар мәктәп укучыларына символик бүләкләр тапшырдылар.

Тантананы «Бердәм Россия» партиясенең Түбән Кама җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Марина Шәрифуллина тәмамлап, кызларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады һәм аларга чәчәкләр тапшырды.

Бу көн әлеге яшь Түбән Кама кызларыныж һәрберсенең тормышында мөһим вакыйга булыр дип ышанабыз. Аларга уңышлар, илһам һәм үз илебез өчен горурлык телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International