Түбән Кама шәһәренең «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мәхәббәт тарихларын искә алдылар.
Никахлары үрнәк булган 11 парны хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чарада үзенә бертөрле җылылык һәм хөрмәт атмосферасы хөкем сөрде. Гәрәевлар, Грязновлар, Хәкимовлар, Гатиннар, Корбановлар, Низамиевлар, Мирзаһитовлар, Кудряшовлар, Гарифуллиннар, Агаповлар һәм Харисовлар - шатлык, кайгырту һәм уртак истәлекләр белән тулы дистә еллар бәхетле тормыш алып баралар.
«Бәхет кулларда» проекты кысаларында ГХАТ Идарәсе белгечләре юбилярларны котладылар, аларга Мактау актлары, истәлек китаплары тапшырдылар һәм аларның үрнәге яңа буыннарны ныклы һәм бәхетле гаиләләр төзергә рухландырсын өчен исемнәрен Мактаулы юбилярлар китабында мәңгеләштерделәр.
Аларның зирәклегенә, сабырлыгына һәм мәхәббәтне озак еллар саклый белүләренә сокланабыз.