2017 елның 28 августында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 2000 нче бала туу турында акт язуы төзелде
Ул “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытындагшы фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән. Алты бала тәрбияләп үстергән.. Наталья Ивановнаның хәзерге вакытта 12 оныгы, 22 оныкчыгы бар.
Халыкта "Мәхәббәт өчен ерак ара киртә түгел" диләр. Чыннан да, киртә түгел. Минибаева Диана һәм Флетчер Саймон Ли кавышуы моңа бер дәлил булды. 2017 елның 25 августында Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә алар никахларын теркәде. Тиздән яшь пар - Флетчер гаиләсе Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия Берләшкән Корольлегенә яшәргә китәчәк. Сүз уңаеннан, кияү тумышы белән шул яклардан.
27 нче август көнендә Сауш авылында яшәүче тыл ветераны Шәмсебикә Зиннәтулла кызына 90 яшь тулды. Бу көнне ветеранны халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәк директоры Нияз Мортазин, ЗАГС булеге җитәкчесе Энисэ Тимерханова Шәмсебикә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль башлыгының тәбрикләмәсен тапшырдылар.
Казан Кремлендә Татарстан Президенты һәм аның тормыш иптәше исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә гадәттәгечә кабул итү булды. Чистайдан Рәшит Шиһабетдинов һәм Любовь Смирнова Татарстан Президенты исеменнән тантаналы кабул итүдә катнаштылар.
Шәһәр Көнендә Мамадыш район Башлыгы һәм аның тормыш иптәше районның иң үрнәк гаиләләрен тантаналы рәвештә кабул итү булды. Чарага чакырылган гаиләләр районның барлык авыл җирлекләреннән чакырылдылар. Үз хезмәтләре белән хөрмәткә лаек булып, үрнәк һәм имин тормышның күрсәткече булып торалар.
2017 елның 26 августында Шәһәр көне бәйрәмендә, Мамадыш районында 11 яшь пар үзләренең туй көнен искә төшереп “кәләшләр парадында” катнаштылар. Башта алар Совет урамында шәһәребез кунакларын каршыладылар.
Гаилә- иң изге төшенчә. Үз гаиләңне матур итеп саклап яшәгәндә генә зур уңышларга ирешеп була. Актаныш районыннан очрашуга барган Аглетдиновлар гаиләсе дә районда иң үрнәк гаиләләрнең берсе булып санала. Мәгис Аглетдинов һзм Илфира Аглетдинова гомерләре буена Актаныш мәдәниятенә хезмәт иткән кешеләр. 3 ул тәрбияләп үстергән алар. Хезмәтендәге уңышлары өчен Мәгис Аглетдинов Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булган. Илфира Аглетдинова да күп санлы грамоталар иясе. Аларга киләчәктә дә унышлар, гаилә иминлеге телибез.
Шундый үрнәк гаиләләрнең берсе-Балтач бистәсендә гомер кичерүче Гүзәлия һәм Айдар Хәйретдиновлар гаиләседә бу бәйрәмгә чакырулы иде. Гаиләнең язмышы, ныклыгы тормыш юлдашын дөрес сайлаудан да башланадыр.
2017 нчы елның 26 нчы август көнендә Саба муниципаль районы Иске Икшермә авылында яшәүче Закир Гыйлфан улына 90 яшь тулды. Аны РФ президенты Владимир Путин исеменнән һәм район башлыгы Рәис Минниханов исеменнән олы юбилее белән тәбрикләргә Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Нурмөхәмәтов Н.Н., якыннары, туганнары килгән иде.