Түбән Суык-су авыл җирлегенә караган Куады авылында яшәүче хезмәт ветераны Сафин Шайхрази һәм Сафина Мөшәрәфәләр гаилә корып яшәүләренә 60 ел тулу уңаеннан юбилейларын билгеләп үттеләр. Аларны котларга ЗАГС бүлеге башлыгы Мустафина Эльвира Ринат кызы Һәм Түбән Суык-Су авыл җирлеге башлыгы урынбасары Вазиева Фәния Әнәс кызы килделәр. Аларны котлап, саулык-сәләмәтлек теләп, бүләкләр тапшырдылар.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе хезмәткәре Сорокиннар гаиләсе Анатолий Степанович һәм Валентина Сергеевна янына барып кайтты.
29 август көнне Югары Ослан муниципаль районы Шылаңгы авыл җирлегендә Миннулиннар гаиләсе Гали улы Ринад һәм Исмәгыйль кызы Акрәметцаның 50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын туйларын билгеләп үттеләр.Гаиләдә һәрвакыт татулык һәм мәхәббәт хөкем сөрә. Ничек сокланмыйсың аларның бер-бнрсен яратып, хөрмәт итеп яшәүләре балаларына, оныкларына үрнәк.
"Газпром Трансгаз Казан" газ хезмәткәрләре Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан тантанага җыелдылар.
Ютазы районында җәйнең өч аенда 51 пар өйләнешү турында таныклык алдылар. Җәйге парлар кием купшылыгы, кунаклар күплеге белән аерылып торалар. Яшьләрне ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бу матур бәйрәмнәре белән чын күңелдән котладылар һәм бүләк тапшырдылар.
29 августа көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар hәм районның кечкенә гражданнарына туу турында таныклык тапшырылды.
Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Николай Андрей улы һәм Галина Иван кызы Морозковларның никахлашу юбилеен тантаналы тәбрикләү тантанасы узды. Юбилярларны котларга ГХАТ бүлегенә туганнары һәм дуслары килделәр. Тантаналы шартларда юбилярлар кабат бер-берсенә мәхәббәт һәм тугрылыкка ант бирделәр. Ярты гасыр буе бу пар узган йорәк яшьлеген, тугрылык һәм мәхәббәт үрәнәге булып туганнары һәм якыннары өчен булып торалар.
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2017 елның 500-нче пары никахлашты. Антон Мухин һәм Гөлшат Хаялиева ир һәм хатын булдылар. Хәзер яшь парлар бер фамилия - Мухиннар фамилиясен йөртәчәк гаилә.
Үзенең 90 яшьлек юбилеен тыл хезмәткәре, Мамадыш районының Көек-Ерыкса авылында яшәүче Мусина Рәүфә Сәмигулла кызы билгеләп үтте. Шушы истәлекле вакыйга белән аны Көек-Ерыкса авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Сәләхетдинов Инзиль котлады.
2017 елның 28 август көнендә Кама Тамагы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә Умутбаев Инсаф Илнар улының туу теркәлде. Инсаф Илнар улы 19 август көнне дөньяга аваз сала.