Илле алты ел бергә

2017 елның 29 августы, сишәмбе

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе хезмәткәре Сорокиннар гаиләсе Анатолий Степанович һәм Валентина Сергеевна янына барып кайтты.

Илле алты ел бергә – бу беренче һәм аннан соңгы елларга туры килгән кыенлыкларны, каршылыкларны, ләкин күбрәк – мәхәббәтне, үзара аңлашуны искә төшерү өчен зур мөмкинлек, чөнки шуның нәтиҗәсендә алар инде ярты гасырдан артык бергә гомер кичерәләр.

Аларны мәктәп вальсы таныштырган.

Ул  бантиктан кечкенә генә, нәфис гәүдәле кыз. Егет кара костюмнан, югары буйлы.

"61-нче елда мине 2 айлык югары инженерлык курсы академиясендә укырга Мәскәүгә җибәрәләр. Барлык танышларым кире кайтканда кемдер хатынына, кемдер балаларына истәлекле бүләкләр сатып ала, ә миңа кемгә дә алырга юк. Һәм мин шуның хакта уйланып куйдым, миңа инде 27 яшь, шулкадәр шул ялгыз тормыштан туйдым мин, гаилә корып җибәрер вакыт җиткән. Ә монда очрагы да туры килде. Аны биюгә чакырдым да шулай таныштык," - дип искә ала Анатолий Степанович.

Яшьләр 1961 елның матур җылы 26 август көнендә никахларын теркәделәр, "ЗАГСка кергәндә бер болыт та күренмәде. Ә язылышуга чыккач сукыр яңгыр ява башлады, ләкин кояш тагын да ныграк яктыртты. Узып баручылар "бәхетлеләр" дип үтә иде,” - дип искә төшерә хатыны. Чөнки сынамыш та бар бит: туй көнендә яуган яңгыр яшь парларга бәхет китерә диеп.

Анатолий Степанович һәм Валентина Сергеевна ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген Сорокиннар – пенсионерлар һәм бөтен мәхәббәтләрен һәм кайгыртуларын кызына һәм яраткан оныгына бирәләр. Әбисе һәм бабасы өчен бердәнбер оныклары Андрей зур өмет һәм горурлык булып тора. Мәктәпне алтын медалҗгә, МДУ-ны кызыл диплом белән тәмамлап, хәзер ул философия фәннәре докторы, Берлинда эшли.

ЗАГС Идарәсе хезмәткәре юбилярларны җылы котлап, ӘМР башлыгы А.Р.Хайруллин исеменнән рәхмәт хатын, истәлекле бүләкләр тапшырды һәм аларны шәһәребезнең гаиләсенең төп кыйммәтләрен– игелеклелек, сабырлык, күңел юмартлыгын һәм чын мәхәббәт хисен саклап кала алганнары өчен рәхмәт белдерде.

Юбилярларның фоторәсемнәре ГХАТ органнарының 100 еллык тарихына багышланган "Гаилә – милләтнең таянычы" фотостендында мактаулы урын алыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International