Яшел Үзәндә 500-нче пар

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2017 елның 500-нче пары никахлашты. Антон Мухин һәм Гөлшат Хаялиева ир һәм хатын булдылар. Хәзер яшь парлар бер фамилия - Мухиннар фамилиясен йөртәчәк гаилә.

Антон һәм Гөлшат өчен 500-нче пар булулары көтелмәгән хәл булды, алар бу турыда нәкъ менә тантаналы теркәү залында гына белделәр.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе урынбасары Екатерина Романова яшь парларга беренче гаилә документы  - язылышу турында таныклык тапшырды һәм котлап, аларга озын, бәхетле гаилә тормышы теләде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International