Түбән Суык-су авыл җирлегенә караган Куады авылында яшәүче хезмәт ветераны Сафин Шайхрази һәм Сафина Мөшәрәфәләр гаилә корып яшәүләренә 60 ел тулу уңаеннан юбилейларын билгеләп үттеләр. Аларны котларга ЗАГС бүлеге башлыгы Мустафина Эльвира Ринат кызы Һәм Түбән Суык-Су авыл җирлеге башлыгы урынбасары Вазиева Фәния Әнәс кызы килделәр. Аларны котлап, саулык-сәләмәтлек теләп, бүләкләр тапшырдылар.
Сафиннар гаиләсе бугенге көндә тигез булып, пар канат булып үзләре көче белән гомер кичерәләр. Сафин Шайхрази абый гомер буе мал табибы булып эшләгән, Мөшәрәфә апа 30 ел буе сыер сауган, хаттә лаеклы ялга чыккач та озак еллар бозау караучы булып эшләгән. Бу тырыш гаилә бүгенге көндәдә кош-корт, умарта, һәттә сыер да асрап яшәп яталар. Гаиләдә 3 кыз бала тәрбияләнеп үскән. Хәзерге көндә 7 оныклары һәм 16 оныкчыклары бар.